Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Геройлар янәшә

«Бушка йөрисезмени?» – дип гаҗәпләнәләр»

«Поддержим наших» штабы волонтерлары көзен ниләр эшли?

«Поддержим наших» дип аталучы штаб 600 кешене берләштерә. Кем өйдә яшелчә, җиләк-җимеш киптерә, кем ташу-күтәрү эшләрендә катнаша, берәүләр урын-җир кирәк-яраклары тегә, икенчеләре киемнәр кайгырта, кемдер акча белән булыша. Кыскасы, ярдәм итәргә теләгән һәркемгә дә эш табыла.

Зур булмаган фатирда кызган суган, кишер исе. 12 киптергеч берьюлы эшли – яшелчә киптерәләр. Шулардан ясалган  коры ашларны пакетларга тутыралар. Рәсимә апа Мөсәлләмова мондый ашларны әзерләү җиңел түгел, ди.

«Кайсын күпме киптерәсен белергә кирәк. Баштан юып, аннары турап, киптерергә куябыз. Үзебезнең бакчадан помидор, борыч – бөтенесен алып килдек. Киптергәч, күп күләмдәге яшелчәләр уч төбе хәтле генә кала».

Фәнүзә Хәбибуллина сүзләренә караганда, солдатлар карабодай боткасын бик ярата: «Ярманы юабыз, пешерәбез, аннары яңадан киптерәбез. Коры сөт, шикәр, тоз салабыз. Хәрбиләргә кайнар суга салып болгатасы гына. Борчакны да шулай пешерәбез дә пудра кебек ваклыйбыз. Шуны бавыр белән кушып ботка ясыйбыз. Бавырны да пешереп порошок ясыйсы. Иртән 8гә үк килергә тырышабыз, төшкә кадәр монда эшләсәк, гаиләгә дә вакыт кала».

Штабны оештыручы Фәнизә Нәгыймова өчен бу оешма үзе бер гаилә инде хәзер. Махсус операция башлану белән ире белән икәүләп тушенкалар җыеп, фронтка озата башлаганнар алар. Тора-бара өйдә коры ашлар ясап җибәргәннәр. Баштарак бөтен эшне дә фатирларында башкарганнар. Хәзер аерым фатирлары бар.

«Берничә елда 5 млн порциягә якын коры аш җибәрдек. Продуктлар җитешле булса, көненә 1,5-3 мең порция әзерли алабыз. 16 төрле аш (рассольник, борщ, солянка, витаминлы, сөтле, токмачлы һ.б.), 8 төрле ботка әзерлибез. Витаминлы ашка 22 төрле яшелчә салабыз, егетләргә витаминлы ризык булсын дибез. Безнең ризыкны хәрбиләр ярата, алар белән элемтәдә торабыз. Курск чолганышларына да җибәрдек, хәзер Покровский ягына китә. Каты бәрелешләр вакытында «Мавик»лар (квадрокоптер) аша гына тапшыралар, ә алар 500 гр-нан артык күтәрә алмый. Менә шундый вакытта безнең ашлар кирәк.

Фәнизә Нәгыймовага ире белән үз машиналарында  йөк озата барырга да туры килгән. Фронтка барып кайткач, ниләр кирәклеген тагы да төгәлрәк аңлаганнар. 2 ел элек уллары да контракт төзеп хәрби операциягә киткән. Баштан бер ротаны ашатудан башлаган волонтерлар, хәзер берничә полкны сыйлый. Эре заказлар да була, техника, кием-салым, медикаментлар җыеп җибәрәләр. Һәр посылка исемле.

«Иң авыры – атап җыйган посылка иясенә барып җитмәсә», – дип сүзгә кушыла Любовь Багаева. «Буе – 198 см, аягы 48нче үлчәмле хәрби өчен кызым белән кием комплекты җыйдык. Аяк киемен дә озак эзләдек. Җибәрергә җыенганда гына һәлак булганын ишеттек. Бергәләп еладык, искә төшкән саен елыйм».

70 яшьлек Әлфия Шакирова графигын көйләп куйган: бер көнне балалар бакчасына эшенә бара, икенче көнне – бакчага, өченче көнне волонтерлар янына. «Безне яклаган балалар бит, алар барысы да якын», – ди ул.

Волонтерлар  өйгә кайткач: «Шәһри Чаллы» газетасын укыйбыз», – диләр. «Волонтерлар турында да күбрәк языгыз әле, бөтен кеше дә безнең эшне аңламый. «Бушка йөрисезмени?» – дип сорыйлар. Әле булдыра алганча үзебез дә акча бирәбез», –  диләр апалар.

Көннәр салкынайту белән үзәктә шәмнәр ясый башлыйлар. Зур самавырларда парафин эретәләр. «Моның өчен зуррак урын кирәк», –  ди үзәк җитәкчесе Фәнизә Нәгыймова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев