Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
Чаллыда узган мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә катнашучыларга видеомөрәҗәгатендә ул:
«Һәр мәктәптә бәхәсләрне җайга салу комиссиясе төзелергә тиеш. Ул әле булмаган урыннарда аны 1 сентябрьгә кадәр оештыру зарур. Комиссия эшчәнлеге һәр төбәктә кабул ителә торган норматив-хокукый актлар белән җайга салына», – диде.
Кравцов яңа проектларның мәктәпкәчә белем бирү системасында старт алачагын әйтте. Шул рәвешле, Мәктәпкәчә белем бирү елы кысаларында 1 сентябрьдән Россия балалар бакчаларында «Орлята-дошколята» һәм «Игелекле уеннар» проектларын гамәлгә ашыру башлана. Алар ата-аналарның игътибарын күбрәк тәрбия мәсьәләсенә җәлеп итү өчен эшләнә.
Нет комментариев