115нче балалар бакчасында «Гаилә академиясе» эшли
Нинди академия ул?
Ата-ана өчен дөньяда иң кадерлесе - ул бала. hәрбер ата-ана нарасыеның сау-сәламәт, акыллы, тәуфыйклы булып үсүен тели. Ә моның өчен баланы ничек дөрес итеп тәрбияләргә? Безнең 115нче "Йолдызчыклар" балалар бакчасы нигезендә эшләп килүче "Гаилә академиясе" консультация үзәге белгечләре туганнан алып 3 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләренә нарасыйларының яшь, үсеш үзенчәлекләре белән бәйле сорауларына җаваплар табып, файдалы киңәшләрен бирәләр. Әле шунысын да әйтергә кирәк: консультацияне онлайн форматта бирү дә каралган. Мондый төр уңайлыктан әти-әниләр бик теләп файдаланалар, дип хәбәр итә безгә мөгаллим-психолог Юлия Суслова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев