Чаллы ТЭЦының сәхнәсе дә кайнап тора
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ТЭЦының сәхнәсе дә кайнап тора

Биредә үзешчән сәнгать фестиваль-конкурсы үтте.

Быел «Татэнерго» АҖ өчен дә, Чаллы ТЭЦы коллективы өчен дә истәлекле ел. Татарстан энергетика системасына нигез салынганга 95 ел тулса, Чаллы ТЭЦы һәм аның беренчел профсоюз комитеты үзләренең 55 еллык юбилейларын билгеләп үтә. Предприятие тарихы шәһәрнең үсеше белән тыгыз бәйләнгән: станция 1971 елда сафка басып, бүгенге көнгә кадәр автокаланы җылылык һәм электр энергиясе белән тәэмин итүдә мөһим роль уйный.  

Юбилейлар елында предприятиедә хезмәт кешеләрен берләштергән төрле чаралар уздырыла. Шуларның берсе – хезмәткәрләрнең иҗади сәләтләрен ачарга мөмкинлек биргән «Туган станция талантлары» үзешчән сәнгать фестиваль-конкурсы. Биредә энергетиклар үзләренең һөнәри осталыклары белән генә түгел, җыр-моңга, шигърияткә һәм сәнгатькә сәләтләре белән дә тамашачыларны сөендерде. 

Бәйгедә катнашучыларны ТЭЦ директоры Әнвәр Хаҗиев сәламләде. Ул үз чыгышында катнашучыларга рәхмәт әйтеп, уңышлар теләде.

«Хезмәткәрләр бу бәйгегә ныклап әзерләнделәр. Жюрига алар арасыннан иң лаеклыларын сайлап алырга авыр булачак», – диде.

Мәгълүм булганча, Чаллы ТЭЦында элек-электән сәхнә осталыгына, җыр-моңга хәвәс кешеләр күп булды. Бүгенге чарада катнашучыларның да һәрберсе халык арасыннан чыккан талантлар иде. Шуңа күрә директорның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Анатолий Артемьев җитәкчелегендәге жюрига иң яхшыларны билгеләү җиңел булмады. Кызу бәхәсләр нәтиҗәсендә түбәндәге катнашучылар җиңүче дип табылды:
– Бию номинациясендә – БСИ котельный цехы белән АСУ ТП цехы коллективы һәм химия цехыннан Ольга Әүхәдиева; 
– Вокал номинациясендә – Ягулык цехыннан Ләйсән Лукиных, АСУ ТП цехыннан Раушан Шәрифуллин, идарәдән Анна Мирная;
– Ирекле жанр номинациясендә – БСИның котельный цехыннан Рамил Мортазин һәм котельный цехыннан Юрий Трунцов.


Вокал буенча икенче урынга – Турбиналар цехыннан Андрей Солтанов, химия цехыннан Венера Тетерятникова, өченче урынга – химия цехыннан Елена Курило, электр цехыннан Ольга Озерова чыкты. Ирекле жанрда АСУ ТП цехыннан Дмитрий Першин, техник хезмәт күрсәтү цехыннан Дмитрий Клименко икенче урын алды.

Призлы урыннар яулаган катнашучыларга дипломнар тапшырылды, шулай ук аларга 2000-3000 сум күләмендә премия биреләчәк. Бәйгедә катнашып, җиңүчеләр исемлегенә кермәгән хезмәткәрләр дә бүләксез калмаячак – аларга 1500 сум күләмендә акча тапшырылачак.

Фестивальдә катнашкан цехларга да 10000 сум, ә иң көчле җанатарлар командасына 5000 сум күләмендә акчалата бүләк биреләчәк. Директор урынбасары Анатолий Артемьев әйтүенчә, предприятиедә элек-электән үзешчән сәнгатькә игътибар зур булган.

«Яшьләрнең бүгенге көндә дә иҗатка, мәдәнияткә тартылуы – сөенечле күренеш. Сәнгатькә гашыйк кешенең күңеле дә матур, якты була», – диде ул.

Татарстанның атказанган артисты Раушания Сабирова да станция хезмәткәрләре арасында талантлы кешеләрнең күп булуына соклануын белдерде. 

– Предприятиедә, кызу цехлар, турбиналар янында эшләүче хезмәткәрләр арасында сәхнәгә чыгарлык талантлар шактый. Мин үзем бик күп жюри составларында эшләдем. Рамил Мортазин кебек Тукайга багышланган әсәрне шулкадәр үзенчәлекле итеп сөйләүчене очратканым юк иде әле. Ул «Тукай мирасы» шигырен үзе язган бит! Юрий Трунцов исә үзенең «Счастье как неиссякаемое призрачное благо» шигырен хисләнеп башкарды. Аны тыңлаганда елап утыручылар да булды. Анна Мирная, Ләйсән Лукиных, Раушан Шәрифуллин, Андрей Солтанов, Венера Тетерятникова кебек талантлы җырчылар да бар. Аларның чыгышы теләсә кайсы бәйрәмне бизәрлек, – диде ул.

Җиңел булмаган чорда яшәсәк тә, Чаллы ТЭЦында үзешчән сәнгатькә һәм хезмәткәрләргә игътибар кимеми. Киресенчә, иҗатка тартылган хезмәткәрләргә төрле яклап булышалар. «Туган станция талантлары» бәйгесендә катнашучылар өчен яңа гитара алынган, шулай ук акчалата ярдәм дә күрсәтелә.

Бәйгедә җиңүчеләр 18 декабрьдә «Энергетик» мәдәният сараенда узачак предприятие юбилеена багышланган тантанада да чыгыш ясаячак. Мондый мөмкинлекләр хезмәткәрләрне иҗат белән шөгыльләнергә, үз талантларын үстерергә һәм яңа үрләргә омтылырга рухландыра.

Никита Тохтосинов фотолары
 


Татэнерго АҖ конкурс җиңүче

Нет комментариев