14 яшькә кадәрге балаларга аерым чит ил паспорты кирәк булачак
Яңалыклар тасмасы

14 яшькә кадәрге балаларга аерым чит ил паспорты кирәк булачак

Яңалык 2027 елның 1 январыннан гамәлгә керә.

Шул көннән башлап иске үрнәктәге чит ил паспортларына балалар турында белешмәләр кертү туктатылачак. Бу хакта ТАСС агентлыгына РФ Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контроль һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү комиссиясе рәисе урынбасары Евгений Машаров хәбәр итте.

Мондый документларда элек ясалган билгеләр тиешле чит ил паспортын файдалану срогы тәмамланганчы үз көчендә калачак. Шул ук вакытта, иске үрнәктәге документларга балалар турында яңа белешмәләр инде кертелмәячәк.

«Әлеге датадан башлап гражданнарга 14 яшькә кадәрге балаларына шәхси чит ил паспортлары рәсмиләштерергә кирәк булачак», – диде Машаров. Аның әйтүенчә, соңгы елларда балаларны әти-әниләренең чит ил паспортларына кертү мөмкинлеге сирәгрәк кулланыла, чөнки ата-аналар аларга үзләренең шәхси документларын ешрак рәсмиләштерә башлады.
 


Чит ил паспорты

Нет комментариев