14 көн кайнар су булмаячак
Яңалыклар тасмасы

14 көн кайнар су булмаячак

Кайсы комплексларда?

Шәһәрдә соңгы опрессовка көтелә. Җылылык челтәрләрен гидравлик сынау бөтен Чаллы буенча узачак, димәк кайнар су барлык комплексларда да булмаячак. Әлеге вакыйга 2 сентябрьдән 15 нә кадәр планлаштырылган.  Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Наил Мәһдиев «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» предприятиесе директоры Айрат Зәйнуллинга җылылык бирү сезонына да әзер торырга кушты: “Сентябрь башында да җылылык биргән чаклар булды. Без әбиләр чуагы булыр дип өметләнәбез, әмма бөтен нәрсә бездән генә тормый”.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев