Аңа 50 яшь тулды.
Бүген шәһәр Советы депутаты, “Трио Групп” идарә итүче компания директоры Иван Кузьминның юбилее. Аңа 50 яшь тулды
Иван Петровичның күпкырлы игелекле эшләре турында әйтеп үтәсебез килә.
✅ Ул үзе җитәкләгән коллективы белән һәр хезмәт хакыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга акча күчерә. Бу суммага алар фронтта кирәкле техника сатып алып аны үзебезнең егетләргә озата.
✅ Шулай ук ул мөмкинлеге чикле балалар белем алучы 67нче мәктәпкә техник базасын яңартырга,
✅ Бөек Ватан сугышында югалган солдатларны эзләүче “Кадет” отрядына ярдәм итте.
✅ Үзәк районының инвалидлар җәмгыятенә караган шәһәрдәшләребез аңа “Шәһри Чаллы” газетасына яздырган өчен рәхмәтле.
Иван Петрович, Сезне редакциябез исеменнән бәйрәмегез белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез, алга таба да максатларыгызга ирешегез, тормышыбыз тагын да яхшырак, матуррак якка үзгәрсен!
Нет комментариев