Чаллыда бер-ир ат ипигә барган җирендә вафат булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер-ир ат ипигә барган җирендә вафат булды

Үлем сәбәбе әлегә билгесез.

Чаллыда кичә 15 сәгать 30  минутта  Мәскәү проспектындагы кибет янына ашыгыч ярдәм чакырганнар. Шаһитлар сүзләренчә, кибет ишеге төбендәге баскычта кулында пакеты булган ир-ат ята торган булган, аның кинәт хәле начарланган.

Урынга килгән ашыгыч ярдәм хезмәте аңа ярдәм итә алмаган. Үлем фактын гына раслаганнар. Шәһәрдәшебезгә 60 яшь булган. Аның кинәт үлүенең сәбәбен патологоанатомнар ачыклаячак.
 


үлем-китем

Нет комментариев