Моның өчен нишләргә кирәк?
Россиядә Халыклар бердәмлеге көненә #ПирогНаЧетвертое федераль акциясе һәм аның рәсми сайты эшләтелеп җибәрелә. Ил халкын уртак өстәл яки эш тирәсенә җыелырга чакыралар. Чарада катнашыр өчен камыр ризыгы пешерергә яки сатып алырга, якыннарыгызны сыйларга, ризыкны фронтка яки шефлык оешмаларына җиткерергә кирәк. Акциягә багышланган контентны #ПирогНаЧетвертое хештегы белән бастырырга кирәк.
Акциягә чаллылылар да кушыла. Мәсәлән, «Традиция» гаилә иҗаты йортында 6+ балалы гаиләләр өчен 1 ноябрьдә өч гаилә кулинария сәяхәте оештырылачак. Чаллылылар рус беленен, татар тәкәсен, удмурт перепечларын пешерәчәкләр. Камыр ризыклары мичтә пешкән арада, катнашучыларны тематик биремнәр һәм Россия халыклары турында мавыктыргыч квиз көтә.
Һәр программа ахырында барлык катнашучылар уртак өстәл артына җыелачаклар, самовардан чәй эчәчәкләр һәм үз куллары белән пешергән ризыкларның татып караячаклар. 10:00, 12:30 һәм 15:00 сәгатьтә узачак чараларда катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Нет комментариев