Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

16 яшьлек егетнең беренче эш көне аянычлы тәмамланды

Аны полиция хезмәткәрләре эләктерде.

Чаллыда яшәүче яшүсмер курьер булып эшкә урнаша. Билгеләнгән урыннан акча барып аласы һәм аны билгеле счётка күчерәсе генә була. Дөресрәге, телефон аша алдаучы мошенникларга ярдәм итәргә тиеш була ул.  

Беренче эш көнендә аңа ике адрес буенча барырга кушалар. 82 һәм 84 яшьлек әбиләр 240 мең сум акчаларын чыгарып бирә. Шул вакытта 16 яшьлек егетне хокук сакчылары эләктереп ала. Аңа карата “мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

Хокук сакчылары әйтүенчә, әбиләр белән башта телефон аша мошенниклар сөйләшкән. "Балаларыгыз авариягә эләкте. Эшне зурга җибәрмәү өчен акча кирәк!" дип белдергән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев