17 яшь чаллылыга паспорт тапшырдылар
Тантаналар сараенда, Космонавтика көне алдыннан, 14 яше тулган 17 яшь гражданга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
Паспорт – Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә гражданин шәхесен раслаучы иң мөһим документ булып тора. Балаларны шундый әһәмиятле вакыйга белән котларга Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева, шәһәрнең паспорт-виза хезмәте ветераны Зинаида Фомина, шәһәрнең миграция хезмәте районнары белгечләре – Лариса Скрябина, Энҗе Сабитова, Регина Сафина, туганнары һәм якыннары килгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев