Сөт һәм үсемлек мае маркировкасы үзгәрә
Яңалыклар тасмасы

Сөт һәм үсемлек мае маркировкасы үзгәрә

1 ноябрьдән «Гадел билге» системасында сөт продукциясен һәм үсемлек майларын исәпкә алуның яңа таләпләре гамәлгә керә.

40 көннән артык саклана торган сөт продукциясе өчен партияләр буенча исәп алып бару кертелә. Товарны бер оешмадан икенчесенә тапшырганда аның маркировка коды, җитештерү партиясенең саны һәм номеры күрсәтелергә тиеш булачак. 

Саклану вакыты 40 көнгә кадәр булган сөт продукциясе өчен бу тәртипкә күчү 2027 елның 1 мартына билгеләнгән. Ноябрьдән сөт продукциясенең төркемләп төрелгән җыелмаларын да маркировкалау башлана. Аларның әйләнеше һәм әйләнештән чыгарылуы турында мәгълүмат тапшыру бурычы исә 2027 елның 1 февраленнән кертелә.

Үсемлек майларының кайбер төрләренә карата да таләпләр катгыйлана: аерым товарларны берәмләп исәпкә алу кирәк булачак. Ягъни ваклап сатуга бәйле булмаган очракларда товарны тапшырганда яки әйләнештән чыгарганда һәр берәмлекнең маркировка коды күрсәтелергә тиеш. Бу таләпләр 2026 елның 1 ноябреннән җитештерелгән үсемлек майларына кагыла. Ә моңа кадәр чыгарылган продукция өчен элекке исәпкә алу тәртибе яраклылык вакыты тәмамланганчы саклана.
 


маркировка товаров

Нет комментариев