2019 елда чаллылыларның пенсияләрен арттыру
2019 елда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 1 гыйнвардан 7,05%ка индексацияләнәчәк, бу фаразланган инфляция күрсәткеченнән югарырак. Яр Чаллыда әлеге индексация 103 мең пенсионерга кагылачак.
Пенсия күләме һәр алучыга аерым артачак. Әйтик, 2018 елның декабрендә иминият пенсиясе 15000 сум булса,аның пенсиясенә 1000 сум күләмендә акча өстәләчәк. Гражданин 10000 сум алса, аны 705 сум күләмендә өстәмә түләү көтә. Индексациядән соң билгеләнгән түләү күләме аена 5334,2 сум тәшкил итәчәк, пенсия балының бәясе – 87,24 сум. Ә дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләрне, социаль түләүләрне дә кертеп, 2019 елның 1 апреленнән барлык пенсионерларга 2,4% ка арттыру планлаштырыла.
Шулай ук 2019 елның 1 гыйнварыннан авыл җирлегендә озак вакыт эшләгән затларны пенсия белән тәэмин итү – үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагында дә артачак. Федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнгән түләүнең 25% күләмендә пенсиягә өстәмә түләү көтелә.
Авыл хуҗалыгында 30 ел эшләгән, авыл җирендә яшәүче һәм хәзерге вакытта эшләмәүче кешеләрнең әлеге өстәмә акчасы да күтәрелде. Татарстан Республикасында мондый эшләмәүче гражданнарга якынча 50 мең кеше туры килә.
Игътибар итегез: 2019 елның 1 гыйнварыннан кирәкле авыл стажын эшләп чыгарган эшләмәүче гражданнар ел саен индексациядән тыш, өстәмә рәвештә түбәндәгеләр алачак: 1333 сум – картлык һәм инвалидлык буенча иминият пенсиясен алучылар 1 һәм 2 группа пенсионерлар, ә 3 төркем инвалидлары 667 сум алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев