2027 ел – Россиядә Укучылар сәламәтлеге елы
Яңалыклар тасмасы

2027 ел – Россиядә Укучылар сәламәтлеге елы

2026 ел мәктәпкәчә белем бирүгә багышланды.

2027 ел Россиянең мәгариф системасында Укучылар сәламәтлеге елы дип игълан ителде. Бу хакта РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов икенче Бөтенроссия ата-аналар комитетлары съездында хәбәр итте.

Ул үзенең чыгышында балаларда сәламәтлек культурасы формалаштыруның әлеге ел кысаларындагы эшнең  бер юнәлеше булуын ассызыклады. 2026 ел мәктәкәчә белем бирүгә – баланың шәхес буларак формалашу мөһим чорына багышланган иде. Ә хәзер мәгариф системасы укучыларның сәламәтлеге мәсьәләләренә игътибарны туплаячак.
 


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф

Нет комментариев