Укытучыларга ярдәм итүнең яңа чаралары.
25 елдан да ким булмаган стажы булган педагогларга «Хезмәт ветераны» статусын алу, шулай ук бушлай юридик ярдәм һәм музейларга бару хокукы бирү планлаштырыла, дип сөйләделәр мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтендә. Бу хакта РИА Новости яза.
Закон проекты гомуми педагогик эш стажы кимендә 25 ел булган укытучыларга «Хезмәт ветераны» статусын бирергә тәкъдим итә. Мәдәни һәм һөнәри үсеш өчен закон проекты укытучыларга дәүләт һәм муниципаль музейларга айга бер тапкырдан да ким булмаган түләүсез йөрү хокукы бирә.
Шулай ук укытучыларга һөнәри эшчәнлекләренә бәйле мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм алу хокукы бирү планлаштырыла.
Нет комментариев