Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

50 ел стажлы Марсель Шәрифуллин: «Минем укучыларым үзләре пенсиядә инде»

Марсель Шәрифуллин, 75 яшь дип боегып утырмый, көн дә сәгать 6 мәктәпкә килеп җитә. «Әле 80 яшькә кадәр эшләргә теләгем бар!», – ди ул.

34 нче мәктәптә 75 яшьлек хезмәт укытучысы Марсель Шәрифуллинның укыту тәҗрибәсенә тиздән 50 ел була. Ул 1971 елда армиядә хезмәт итеп кайткач укыта башлый. «Физмат» тәмамлаган 26 яшьлек егеткә мәктәп директорлары шундук күз сала. «РОНОга килдем дә, 28нче мәктәп директоры басып тора. Ул үзе дә физика укыта. Үзенә эшкә чакырды. Балалар бик күп иде. 29нчы  мәктәпкә күчәсе укучылар да шунда укыды. Беренче дәрескә кергәнне дә хәтерлим әле. Миңа унынчы сыйныфны бирделәр. Алар үзләре дә җиткән егет-кызлар бит. Бик дулкынландым. Аннары 29нчы мәктәпкә күчтем, хезмәт дәресләре укыта башладым». Хезмәт дәресе укытырга бер танышы киңәш итә аңа, ул вакытта «шабашкалар» эшләү мөмкинлеге дә үзенә тарта. Марсель Шәрифуллинның куллары эш белә, институтта укыганда ук ул төзелеш отрядларын җитәкли, шунда алган белемнәр ярап куя.

Яшь белгечкә 49 комплекстан фатир бирәләр. Тиздән комплекста яңа мәктәп тә төзелә башлый. «Шул комплекста котлован казыдылар, мәктәп була диләр, 1980 елда бетон каркас, диварлары куелды. 1981 елның гыйнварында ачылды. 2500 бала җыелды! 1400 урынлык мәктәпкә. 3 сменада укыттык, ул чакта балалар күп иде, барысы да комсомол төзелешенә Чаллыга агылды»

Әмма укытучы балаларына бакча Сидоровка бистәсендә эләгә. «Ике баланы иртәнге биштә уятып җыендырасы бар. Ул вакытта трамвайлар юк, шәһәр буенча зур «гармошка» автобуслар гына йөри. Аларны илтеп кайткач эшкә йөгерәсе. Иптәшем белән уйладык та, 49 комплекста яңа ачылган бакчага балта остасы булып эшкә кердем, балаларга да шуннан урын бирделәр. Баштан мәктәптә укытам, дәресләрдән соң балалар бакчасына барам. 6 ел шулай эшләдем, балаларым мәктәпкә киткәнче. И-иии, анда нәрсә генә ясамадым мин. Уенчыкларны тартмалап ташый идем. Кайчакта укучылар белән хезмәт дәресендә ясыйбыз, көрәкләр, фанерадан саннар, курчак театрлары, уенчыклар... Мин бакчадан киткәч, яңадан чакырып ялынып йөрделәр әле, андый балта остасын тагын каян тапсыннар!» – ди педагог.

Дөрестән дә, үз эшен яратып башкарган останы табарга җиңел түгел. Марсель Шәрифуллин 34нче мәктәптә 45 ел эшли инде. Хезмәт кабинеты янында дәрестә ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе тора. Хәзер укучы балалар үзләренең әтиләре, бабалары ясаган кул эшләрен горурланып күзәтә. Нәрсә генә юк анда, матрешкалар, савыт-саба, шәмдәлләр дисеңме: «Минем беренче укучыларым үзләре пенсионер инде. Урамда исәнләшеп китәләр, нинди әби-бабайлар икән дип уйлыйм,  «Кем соң син?» дип сорыйм да, «Сез безне укыткан идегез», – дип җавап бирәләр. Хатыннары очрый да рәхмәт әйтәләр, бөтен әйберне үзе төзәтә диләр», – дип көлә Марсель Шәрифуллин. 

Марсель Шәрифуллин, 75 яшь дип боегып утырмый, көн дә сәгать 6 мәктәпкә килеп җитә. «Әле 80 яшькә кадәр эшләргә теләгем бар!», – ди ул. Мәктәптә эшләгәненә 40 ел тулу уңаеннан ишегалдында агачтан, тимердән матур сыннар ясаган. Бер якта авыл мотивлары – кое, тегермән, арба, хайваннар. Икенче якта сәнгать – арфа, балерина, буяу палитрасы. Бөтен эшкә күңел җылысын сала ул. Балалар белән ясаган эшләре гел урыннар алып тора. Марсель Шәрифуллин үзе дә күп кенә мактаулы исемнәргә лаек булган. Чаллының 4 мэры да аның кулын кыскан, тиздән Наил Мәһдиев белән дә очрашачак әле.

Матур, кулдан эшләнелгән җиһазларга заказ бирүчеләр дә бар. Элек мондый сәләт гаиләне туендырырга өстәмә керем китергән. Әмма хәзер вакыт юк, ди хезмәт укытучысы.  Көчен күбрәк үз бакчасын матурларга түгә.

Марсель Шәрифуллинның тормыш иптәше гомер буена шәфкать туташы булып эшләгән. Хәзер лаеклы ялда. Ирен дә эштән чыгарга, бергәләп ял итәргә өнди. Әмма укытучы «Өйдә синең белән нишләп ятыйм», –  дип үз хезмәтенә тугры кала бирә.

Гүзәл Шиһапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев