Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

7 кешене үтерүдә гаепләнүче Илмира Гәрдәнова эше буенча суд утырышы башланды

Бүген Татарстан Республикасы Югары суды Илмира Гарданова эшен присяжныйлар суды катнашында карау турында карар кабул итте.

Гаепләнүченең адвокаты Әнәс Мөхәммәтҗнов шулай дип белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә.

Гәрдәнова ут төртү юлы белән милекне аңлы рәвештә юк итүдә, шулай ук ук куркыныч алым кулланып һәм аеруча кансызлык белән җиде кешене, шул исәптән балигъ булмаган балаларны үтерүдә гаепләнә.

Искәртеп узабыз, 18 июньдә Тукай районының Сәет авылында шәхси йортта янгын чыккан, анда өч олы кеше һәм 4-10 яшьлек дүрт бала булган. Тикшерүчеләр йортка ут төрткәннәр дигән нәтиҗәгә килгән һәм монда Гәрдәнова гаепле дип тапканнар. Аның балалары, ире, абыйсы һәм әнисе янып үлгән. Гәрдәнова гаебен танымый, хәзерге вакытта аңа бер җиргә дә китмәү турында подписка бирелгән. 

Сәет авылында чыккан янгында әни кешене гаеплиләр

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев