Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сәет авылында чыккан янгында әни кешене гаеплиләр

Фаҗигада 7 кеше гомере өзелгән иде.

Узган ел 18 июньдә Тукай районы Сәет авылында чыккан янгын бөтен Татарстанны тетрәндерде. Агач йортта янгын чыгып, 7 кеше гомере өзелде. Аларның 4се –балалар, Илмира Гәрдәнованың тормыш иптәше, әнисе һәм абыйсы. 30 яшьлек әни кеше - Илмира гына исән калды.

Янгын төшке вакыттан соң чыкты. Бу вакытта гаилә йоклаган булган. Илмира Гәрдәнова мал караган. Фаҗига турында монда язган идек. 

Тереләй янып үлгән гаиләне бөтен авыл белән җирләделәр. Җинаять эше кузгатылды. Янгынга электр чыбыгында кыска ялганыш яисә ут белән саксыз эш итү сәбәпче кебек фаразлар яңгырады. Тикшерү эше бер елга сузылды. Аның нәтиҗәләре буенча Илмира Гәрдәнова гаеплиләр. Ут төртү һәм үтерү маддәләре буенча җинаять эше Татарстанның Югары судына җибәрелде. Ул присяжныйлар катнашында 12 августта ябык ишекләр артында каралачак. 

Сүз уңаеннан, Илмира Гәрдәнова шул ук авылда әтисе йортында яши, колхозда эшли. Сәет авылы халкы ялгыз калган анага яңа йорт төзү өчен 500 мең сум җыйган булган. 

 

Исегезгә төшерәбез, авыл йортында чыккан янгында 3 олы кеше һәм 2016-2019 елгы 4 бала һәлак булды. Аларның үлем сәбәбе – сөрем газы белән агулану.

18 июнь көнне төштән соң гаилә йокларга ята. Ә 29 яшьлек Илмира маллар карарга чыгып китә. Шул вакытта коточкыч янгын башлана.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев