Үзе дә вафат булган.
30 яшьлек хатын Шереметьево аэропорты бәдрәфендә малай тапкан һәм аның борынын бәдрәф кәгазе белән томалаган.
Сабый үлә, озакламый әнисе дә вафат була. «Өмет» газетасы хәбәр итүенчә, фаҗига Төркиядән кайтканнан соң булгаң. Хатны-кызның тулгаклары башлана, ул бәдрәфкә бикләнә һәм ярдәм итәргә теләгән хатын-кызларны эчкә кертми.
Баланы тудырган соң аны унитазга ташлый. Mash мәгълүматлары буенча, Наталья Б.Тернополь өлкәсендә туган һәм ЛНР теркәлгән. Бала тапканнан соң аны хастаханәгә салалар, ләкин анда ул кан югалтудан вафат була.
Соңгы мәгълүматлар буенча ул үзенең йөкле булуын гаиләсеннән яшергән.
Наталья Б.Төркиядән үзенең 11 яшьлек кызы һәм бергә торучы 38 яшьлек ире белән бергә кайткан. Ире сүзләренчә, ул хатынының йөкле булуын белмәгән. Ялда корсагының түгәрәкләнеп китүен күргән, ләкин берни дә сорамаган.
Мәскәү транспорт прокуратурасы фаҗиганың шартларын тикшерүне контрольгә алган.
Нет комментариев