Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Ак калфаклы кыз" республика бәйгесендә шәһәрдәшебез Алия Нуриева Гран-при яулады

2-3 мартта Казанда V Бөтенроссия «Ак калфак» конкурсының өченче туры булды. Анда 18 яшькә кадәрге кызлар катнашты.

Шулай ук кызлар үзләренең гаилә кыйммәтләре турында сөйләделәр, гореф-гадәтләр белән уртаклаштылар.

Жюри әгъзалары яшь кул осталарының иҗатын һәм осталыкларын бәяләде. Моннан тыш конкурста катнашучылар өчен камыр ризыклары әзерләү мастер-класслары да каралган иде. Әлеге күркәм бәйгедә Чаллы данын Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат укучысы Алия Нуриева яклады.

Иң сөенечлесе: "Ак калфаклы кыз" республика бәйгесендә Алия Гран-при яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең кешеләр