Апрельдә безне кыска эш атнасы көтә
Яңалыклар тасмасы

Апрельдә безне кыска эш атнасы көтә

Кыска эш атнасыннан соң тагын озын яллар булачак.

Апрельнең соңгы эш атнасы нибары өч көн – 28 апрельдән 30 апрельгә кадәр – дәвам итәчәк. Пәнҗешәмбе, 1 май – бәйрәм көне. Димәк, 30 апрельдә эш сәгате бер сәгатькә кыскарак булачак.

Кыска эш атнасыннан соң тагын озын яллар көтелә — алар 1 майдан 4 майга кадәр дәвам итәчәк. Шимбә ялы, 4 гыйнвар, җомгага, 2 майга күчерелде. Җиңү бәйрәме уңаеннан 8 майдан 11 майга кадәр ял итәчәкбез. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев