Балаларга 3 мең сум акча түләнәчәк
Яңалыклар тасмасы

Балаларга 3 мең сум акча түләнәчәк

Премьер-министр әлеге документка кул куйган

РФ Хөкүмәте 18 яшьтән кечерәк балалары булган ата-аналарга эшсезлек буенча пособиегә өстәмә рәвештә 3 мең сум акча түләячәк. Тиешле карарны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

Моның өчен бюджеттан 8,5 млрд сум бүлеп биреләчәк. «Хөкүмәт сентябрь аенда балигъ булмаган һәр балага эшсезлек буенча пособиегә өстәп 3 мең сум акча түләргә дигән карар кабул итте. Бу хакта карар имзаланды», — диелә документта.

Түләүләр Covid-19 таралу шартларында өстәмә социаль ярдәм булачак – аны эшсез дип танылган һәм балигъ булмаган балалары булган 2,8 млн граждан алачак.

 

Чыганак Татар информ

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев