Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Баласын имгәткән хатын турында күршесе: «Сабыйга гел суга иде»

Баланың тәнендә һәрвакыт күп-күмгәк эзләр булган.

4 айлык сабый башына берничә тапкыр каты итеп сугып имгәткән исерек ана бөтен республиканы шаулатты. Сабый Казанда, реанимациядә авыр хәлдә. 26 яшьлек анасын 2 айга сак астына алдылар. Бүген беренче суд утырышы булды. (Моннан укы). Аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 

Вәхшиләрчә баласын кыйнаган ана турында күршеләре дә начар фикердә. Аларның берсе "Шәһри Чаллы" белән элемтәгә керде.  
“Аның исеме Алинә. Ул башта безнең йортта торды. Кияүгә чыккач, икенче комплекска күченеп китте. Белгәнемчә, ул ире белән яратышып өйләнешмәде. Ире Тимур акыллы егеткә охшаган. Заводта эшли. Алинә ялгыш балага узгач, кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Алинә үз-үзен карамый иде. Һәрчак салмыш. Бер кулында коляска, икенчесендә сыра шешәсе булды. Баласына да һәрчак кычкыра, суга иде. Сабый нишләсен? Елый инде. Елагач, тагын эләгә. Танышым сөйләве буенча, баланың тәне гел күп-күмгәк иде.  Ул гына да түгел, йортта яшәүчеләр мессенджердагы төркемебездә баланы идәнгә ташлап кына имгәткән дип сөйли”, - ди шәһәрдәш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев