Байлар Сабасында беренче журналистлар Сабан туе узды - ФОТОЛАР
Бүген Сабада республика матбугат басмаларын берләштергән « Татмедиа» АҖгә 15 ел тулу уңаеннан Сабантуй узды.
Анда барлык шәһәр һәм район газета, телевидение, интернет һәм радио редакцияләре коллективлары катнашты. Бәйрәмгә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Президенты каршында татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов та катнашты.
«Бүгенге вазыйфамны башкарганда мин үземне матбугат чараларыннан, журналистлардан башка күз алдына да китермим. Без халыкның милли узганын формалаштыру буенча киңкырлы эшчәнлек алып барабыз. Җиңел түгел, әмма без эшләргә өйрәндек. Мин кызыклы идеяләр көтәм, мине гаҗәпләндерүегезне көтәм, шул чагында матди ярдәм дә көттермәс», - диде ул филиал җитәкчеләре - баш редакторлар белән киңәшмәдә.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков республика матбугаты үсешен ассызыклады. Моңа журналистларны укыту, югары технологияләр куллану йогынты ясый, диде ул. Алга таба да бу курс дәвам итәчәк.
Сабантуйда искиткеч күңелле уеннар уздырылды. Журналистлар күмәкләшеп капчык киеп йөгерде, чаңгыга басты, йомырка тотып чапты, чүлмәк ватты, ласты киеп йөгерде, сумо киемнәре киеп "сугышты".
"Әйдә, тизрәк! Йөгер! Без беренче булырга тиеш!" дип, көч биреп тордылар хезмәттәшләренә журналистлар.
Сабантуй булгач, әлбәттә, милли көрәшсез булмады. Көчле егетләр мәйданда бил алышты. Җиңүчегә тәкә бүләк иттеләр. Абсолют батыр исеменә "Шәһри Казан" газетасы журналисты Фәрит Салихов лаек булды. «Күңел» радиосы алып баручысы Алмаз Әгъләмов икенче урын алды.
Бүген шулай ук хезмәттә алдынгы күрсәткечләргә ирешүчеләргә Мактау кәгазьләре тапшырылды. «Шәһри Чаллы»ны социаль челтәрләрдәге актив эшчәнлеге өчен югары бәяләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев