Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Безне хәтәр җәй көтә

Синоптиклар фаразы.

2025 елның җәе тарихта иң эссе җәй булырга мөмкин. Мондый фаразларны «ТАСС» агентлыгына биргән интервьюсында Россия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд белдергән.

Эксперт билгеләп үткәнчә, бу күренеш соңгы елларда парник газлары концентрациясе арту тәэсирендә һава температурасы җылына баруга бәйле. Аның сүзләренчә, бу процессны әлегә тотрыклы итү мөмкин түгел. Моннан тыш, океанның температурасы бик югары булып кала, аның эшлекле катламы (атмосферага тоташучы) яхшы гына җылынган.

«Бу шулай ук атмосфера торышына да йогынты ясый: океаннардан килүче җылылык һава температурасын күтәрүгә ярдәм итә», — дип аңлаткан Вильфанд.
Билгеле булуынча, синоптиклар бер ел элек тә шундый ук фараз биргәннәр иде. 2024 елның җәе Русия тарихында иң эссе җәй булырга мөмкин, дип белдергән иде алар. Быелгы «эссе» фаразлар туры килерме – монысын инде вакыт күрсәтер. 

Ә менә Татарстан Гидрометеоүзәге башлыгы Феликс Гоголь исә быел җәен Татарстанда хәтәр табигать күренешләре булырга мөмкин, дип кисәтә. 
«Безнең төбәктә бер генә җәйнең дә хәтәр табигать күренешләреннән башка гына узганы юк әле. Мондый күренешләргә көчле җил-давыллар, явым-төшемнең күп булуы, корылык керә. Туфракта дым артык күпкә китәргә мөмкин. Игеннәрнең, гомумән, үсемлекләрнең ныклап үсү чорында хәтәр күренешләр бер-бер артлы чыгып кына торган еллар да булгалады», – дип билгеләп үткән ул. 

Ә инде озак вакытлар буе җил һәм явым-төшемне тоткарлап торган антициклоннар һавада пычрак матдәләр туплануга китерә. Шулай итеп, кешеләргә уңайсыз шартлар барлыкка килә. «Антициклон өстенлек итеп, бик эссе булган очракта, атмосфера һавасында пычрак матдәләр тупланачак», – дип билгеләп үткән Гидрометеоүзәк башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев