Биредә яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары татар милли камыр ризыкларыннан авыз итә ала
Яңалыклар тасмасы

Биредә яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары татар милли камыр ризыкларыннан авыз итә ала

.Нью-Йоркның Брайтон-Бич районында татар халык ашлары сатыла башлаган

.Нью-Йоркта Брайтон-Бич һәм Кони-Айленд-авеню киселешендә (АКШ) татар халык камыр ризыклары белән сату итүче киоск пәйда булды. Бу хакта Фэйсбуктагы «Татарча Америка» төркемендә хәбәр ителә.

Яңа ачылган сәүдә ноктасы «Бәхетле. Татар камыр ризыклары & пирожкилар» дип атала.
Facebook
«Брайтонда бу эшне ниндидер кыз башлап җибәрде. Аллаһы Тәгалә аңа ярдәм бирсен һәм безгә Салаватның өр-яңа кассеталарын җибәреп торсын», — дип комментарий калдырганнар Фэйсбук сайтын кулланучылар.
 


Нет комментариев