Чаллы Башкарма комитет җитәкчесе объектларда ремонт барышын карады
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Башкарма комитет җитәкчесе объектларда ремонт барышын карады

Ике объектның да әзерлеге югары дәрәҗәдә

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Салахов 2 нче хастаханә базасындагы офтальмология үзәгендә һәм 2 нче шәһәр мунчасында капиталь ремонт барышын тикшерде. Ике объект та да ремонт эшләре тәмамланып килә. ГЭС бистәсендәге элекке онкодиспансер бинасында заманча офтальмология клиникасы булачак. Консультация-диагностика бүлеге 96%ка ремонтланган. Үзәк заманча җиһазландырылачак. Офтольмолгия үзәге  2027 елдан Кама аръягындагы пациентларны кабул итә башлый.  Ә ашыгыч офтальмологик ярдәм элеккечә 5 нче  хастаханәдә калачак.

2 нче мунчада реконструкция 94%ка башкарылган. Аны тиздән ачу планлаштырыла. Мунчада фасад, түбә, барлык инженерлык системалары яңартылган, заманча кондиционерлар урнаштырылган. Гомуми бүлекләр һәм аерым номерлар тулысынча ремонтланган. Сәламәлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы мохит булдырылган. 

Фотолар шәһәр хакимиятеннән алынды.
 


капиталь ремонт офтольмология үзәге

Нет комментариев