Чаллы мэры шәһәрдәшләрне Пасха белән котлады
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры шәһәрдәшләрне Пасха белән котлады

Нинди теләкләр җиткерде?

Чаллы мэры Наил Мәһдиев  православие динендәге шәһәрдәшләрне Пасха бәйрәме белән котлады.

Ул Пасханың дингә ышанучылар өчен бердәмлек, игелек, күңел җылылыгы тою вакыты икәнен билгеләп үтте.

Традицион кыйммәтләр - ышаныч, өмет, мәхәббәт, гаилә, өлкәннәргә хөрмәт, якыннарыңны кайгырту нинди диндә булуга карамастан җәмгыятьнең нигезе булып кала. 

Чаллы мэры әлеге якты бәйрәмнең һәр өйгә тынычлык, йөрәктәге ышанычны ныгытуын, күңелләрне мәхәббәт белән тулыландыруын, шатлык алып килүен, теләде.

Шулай ук һәркемгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иглекле эшләрендә уңышлар теләде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Пасха

Нет комментариев