Мисалга берничә предприятиене китерде.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев һава торышы коры һәм җылы торганда агачлар һәм куаклар утыртуны дәвам итәргә кушты.
«Агачлар утырту һәм санитар чистарту буенча эшләр дәвам итте. Киләсе атнадан яңгырлар башланачак, шуңа күрә бу атнада барлык көчләрне җәлеп итеп, тәртипкә китерү эшләрен активрак оештырырга кирәк. Ишегалларын норматив хәлгә китерү буенча зур программа тормышка ашырылды. 10 миллиард сумнан артык акчага 572 ишегалды тәртипкә китерелде», – диде мэр.
Агачлар һәм куаклар утырту ноябрьдә дәвам итәчәк. Чаллы мэры соңгы елларда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча күп эш башкарылуын билгеләп үтте. Әйтик, Яр буе паркын төзекләндерүгә ярты миллиард сум акча тотылды. Мэр «Чаллы икмәге» «ТЭМПО», «Чаллы-Суык» предприятиеләренең үз территорияләрен тәртиптә тотуын үрнәк итеп сөйләде.
Нет комментариев