Ралина Гыйләҗова Бакудагы ярышларда призлы урын яулады.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев «Олимпийский» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Ралина Гыйләҗованы йөзү буенча халыкара ярышларда беренче көмеш медаль яулавы белән котлады.
«Чаллы шәһәре халкы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне йөзү буенча Дөнья призлы урын алуыгыз белән котлыйм! Сезнең 50 метр брасс дистанциясендәге уңышыгыз – Чаллы шәһәренең спорт данына керткән зур өлешегез дә. Без сезнең белән горуланабыз. Үзегезнең карьерагызда беренче олы халыкара бүләкне яулап, Сез дөньяга безнең шәһәрдә иң югары дәрәҗәдә Россия данын лаеклы якларга сәләтле чын чемпионнар үсүен күрсәттегез. – диде ул. – Сезгә бу юлны узарга ярдәм иткән тренерларыгызга һәм остазларыгызга ихлас рәхмәтемне белдерәм. Ышанам, бу медаль Сезнең спорт карьерагызның башы гына булыр, ә алда — яңа рекордлар һәм яңа биеклекләр».
Нет комментариев