Чаллы мэры хәрбинең хатынын һәм сабыен бала тудыру йортыннан каршы алды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры хәрбинең хатынын һәм сабыен бала тудыру йортыннан каршы алды

Бу - махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсендә туган 74нче сабый.

Чаллының Перинаталь үзәгендә тантаналы төстә махсус хәрби операциядә катнашучының хатынын һәм баласын каршы алдылар. Чаллы мэры Наил Мәһдиев Руфинә һәм Денис Лаптевларның уллары Даниэль туу белән котлады. Ул – гаиләдә өченче бала.

Даниэль әтисе мобилизацияләнгәннән соң гаиләдә туган икенче сабый булды. Аны өйдә ике апасы көтә. Денис махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үти. Ул хатынын һәм баласын каршы алырга кайтты. Наил Мәһдиев  гаиләгә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан һәм шәһәрдән бүләкләр тапшырды,  100 мең сум акча бирде. 

«Сезнең ирегез Ватаныбызны яклап, мөһим дәүләт бурычын үти. Без һәрвакыт янәшәгездә һәм сезгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Улыгыз сәламәт һәм бәхетле үссен», – диде ул. 


 


СВО бала туу

Нет комментариев