Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы полицейскийлары миграция законнарын бозучыларны ачыклады

Чит ил гражданнарының яшәү һәм эшләү урыннарында рейдлар үтте

Законлы рәвештә Россия территориясендә тору, укыту, вакытлыча булу яисә илдә эшләү өчен чит ил гражданнарына Россия законнары нигезендә рәсмиләштерелгән рөхсәт документларының тулы пакеты булырга тиеш. Кирәкле документлар булмаган өчен чит ил гражданины үзе генә түгел, кабул итүче як та җаваплы.

Рейдлар барышында тәртип сакчылары чит ил гражданнары торган  67 адресны, ике төзелеш объектын, 14 - җәмәгать туклануы объектын, 2 - хезмәт күрсәтү, 7 - сәүдә һәм җитештерү адресын тикшерделәр.

Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча чит ил гражданнарының хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру белән бәйле 43 хокук бозу ачыкланган.  Моннан тыш, Россия Федерациясе территориясендә чит ил гражданнары булу кагыйдәләрен бозуның 63 очрагы теркәлгән. 22 чит ил гражданын илдән чыгарырга дигән карар кылганнар, 17 чит ил гражданы өчен илгә керүне тыйганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев