Чаллы табибы дәрәҗәле турнирда хаҗга юллама отты
Автокалада мөселманнар арасында Россиякүләм турнир узды.
Чаллының «Витязь» спорт мәктәбендә ТР мөфтияте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XV Бөтенроссия турниры узды. Анда Татарстаннан кала, Башкортостан һәм Чувашстаннан да 100дән артык спортчы катнашты. Алар ярышларның төп бүләге - Олы хаҗга юллама өчен көрәште.
Нәтиҗәдә, әлеге затлы бүләккә
Чаллыдан 38 яшьлек армрестлер Фәнис Нурхәммәтов лаек булды. Шәһәрдәшебез спорт белән шөгыльләнүдән кала, Чаллы шифаханәлеренең берсендә педиатр булып хезмәт куя. Юллама иясен, гадәттәгечә, көрәш һәм армрестлингның барлык авырлык категорияләрендә беренче калган спортчылар арасында җирәбә уйнатып ачыкладылар.
Моннан тыш турнирда командалар арасында да җиңүчеләр билгеләнде. ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогына, компетентлы жюри карары белән, Чаллы такымы лаек булды. Икенче урынны яулаган Казан шәһәре һәм өченче урыннарны алган Чистай һәм Саба районнары командалары дипломнар белән бүләкләнде.
Чарадан тулы репортажны «Шәһри Чаллы» газетасының 13 ноябрь санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев