Чаллы театры Салих Сәйдәшев турында бушлай спектакль күрсәтә
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры Салих Сәйдәшев турында бушлай спектакль күрсәтә

Спектакль Бибишев исемендәге паркта була.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры тамшачыларга ачык һавада спектакльләр күрсәтүен дәвам итә.

Беренче спектакль Бибишев паркында булган иде.

26 августта 18 сәгатьтә «Татарстанда җәй» проекты кысаларында «Хәл бу ки... Салих Сәйдәшев» драмасы күрсәтелә.Ул татар профессиональ музыкасына нигез салучы, күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшевның тормышы һәм иҗатына багышланган.

Төп рольдә Салих Сәйдәшевның ерак туганы Инсаф Һидиятуллин уйный.

«Керү ирекле! Гаиләгез һәм дусларыгыз белән килегез!» – диләр театрда.

Фотолар театрдан алынды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Чаллы театры Театр мәдәният «татарстанда җәй»

Нет комментариев