Чаллы театры бушлай спектакльләр күрсәтә
Нинди спектакльләр карап булачак?
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында ачык мәйданнарда өч спектакль тәкъдим итә.
Спектакльләр төрле жанрларны һәм темаларны үз эченә ала: сугыш еллары турындагы тәэсирле драмадан алып җиңел музыкаль комедиягә кадәр. Тамашачыларны ике мәйданда – М. Бибишев исемендәге паркта (ЗЯБ) һәм Азатлык мәйданында көтәләр.
19 август, 18:00, М. Бибишев исемендәге парк
«Өченче көн тоташ кар ява» – сугыш елларындагы патриотик җырларга нигезләнгән театральләштерелгән тамаша. Режиссер Марсель Мөсәвиров куйган әсәрдә Бөек Ватан сугышы каһарманнары булган тарихи шәхесләрнең образлары чагылдырыла.
26 август, 18:00, М. Бибишев исемендәге парк
«Хәл бу ки... Салих Сәйдәшев» – күренекле татар композиторының тормышы һәм иҗаты турындагы драма. Спектакль татар халкының бөек шәхесләре язмышына багышланган «Хәл бу ки...» проектына керә.
28 август, 18:00, Азатлык мәйданы
«Яшь йөрәкләр» – мәхәббәт, тугрылык һәм яшьлек дәрте турындагы музыкаль комедия.
«Керү ирекле. 12 яшьтән өлкән тамашачыларны чакырабыз», – дип хәбәр иттеләр театрда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев