Чаллыга Мәскәүдән 5 трамвай кайтты.
Алар элек башкала пассажирларына хезмәт күрсәткән.
Вагоннар тышкы яктан да, техник яктан да бүгенге көндә шәһәр буйлап йөрүче трамвайлардан аерылмый. Алар Чиләбе өлкәсенең Усть-Катав шәһәрендә җитештерелгән һәм хәзерге вакытта кулланыла торган 71-623 моделенә карый. Һәр вагонда 33 утыргыч бар, 187 пассажир сыйдыра ала. Кайтарылган трамвайлар 2013 елда җитештерелгән, алгы һәм арткы мәйданчыклары – югары идәнле, ә урта секция – түбән идәнле.
Моңарчы «Шәһәр транспорты» МУП паркында 100 пассажир вагоны бар иде, шуларның 20се – кайтарылган модельләр кебек. Яңа вагоннарны исәпкә алып, трамвайларның гомуми саны 105кә җитте.
Трамвайлар линиягә чыкканчы техник яктан тикшерелергә, шулай ук кирәкле документлары рәсмиләштерелергә тиеш. Әзерлек үтү белән, алар Чаллы урамнарына чыгарылачак.
Шәһәребездәге электротранспорт паркы яңартылуның тагын бер юлы турында күптән түгел хәбәр иткән идек. Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең трамвай депосына килеп, капиталь ремонт узган вагоннарның йөрү өлешләрен – тележкаларны караган иде. Якын арада аларга Беларусьнең «Белкоммунмаш» компаниясеннән китерелгән беренче комплектлы яңа кузовлар урнаштырылачак.
Шәһәрдәге трамвай паркын яңарту өчен катнаш ысул сайланган. Бүген Чаллыда булган 100 трамвай вагонының 66сы инде 43 елга якын хезмәт күрсәткән. Бу алар өчен билгеләнгән норматив хезмәт итү вакытыннан өч тапкырга диярлек артык.
Яңа трамвай сатып алу якынча 100 миллион сумга төшә. Шуңа күрә шәһәрдә экономияле вариантка өстенлек бирелгән: капиталь ремонтланган йөрү өлешләренә беренче комплектлы яңа кузовлар урнаштырыла. Вагоннарның салоны, утыргычлары һәм башка эчке җиһазлары да заманча компонентларга тулысынча алыштырыла. Нәтиҗәдә, яңа кузов белән ремонтланган тележканы берләштереп, заманча трамвай составы булдырыла. Әлеге ысул белән трамвай паркын яңартуга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Чаллыга 500 миллион сум бүлеп бирелгән. Шушы акча кысаларында ел ахырына кадәр шәһәргә беренче комплектлы 11 трамвай кузовы китерелергә тиеш.
Трамвай паркын яңарту белән генә эш тәмамланмаячак. Киләсе этапта трамвай юлларын, контакт челтәрен һәм вагоннарны электр белән тәэмин итүче подстанцияләрен капиталь ремонт көтә. Әлеге максатларга киләсе елда Чаллыга 1 млрд сум акча бүлеп биреләчәк.
Сәрия Гарипова
Нет комментариев