Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укытучысы - Россиянең «Беренче укытучы»сы

Бәйгедә 5000нән артык кеше катнашты.

Мәскәүдә һөнәри осталык буенча «Беренче укытучы» Бөтенроссия бәйгесендә катнашучыларны хөрмәтләделәр. 

Чаллының 62нче мәгариф учреждениесенең башлангыч сыйныф укытучысы Анна Мельникова «Блицтурнир» һәм «Образовательный форсаж» сынауларын уңышлы узып бәйгенең призеры булды. 

Анна Анатольевна мәгариф системасында 6 ел эшли. 

Дүшәмбе киңәшмәсендә аны Чаллы мэры Наил Мәһдиев  котлады.

Анна Мельникова бәйгедә катнашырга ярдәм иткән өчен шәһәр, мәгариф идарәсе җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

«Әлеге мәртәбәле бәйгедә Чаллы данын яклау минем өчен зур дәрәҗә булды. Сезнең ярдәм белән уңышка ирештем. Чаллыда белем бирү Россиядә генә түгел, дөнья күләмендә  иң яхшысы булыр», – диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы Бөтенроссия бәйгесе