Чаллыда аферист электрчылар йөри
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда аферист электрчылар йөри

Электр җиһазларын алыштырырга тәкъдим итәләр.

Аферистлар идарә итү компаниясе белгечләре булып шалтыраталар. Электр көчәнешен үлчәргә кирәклеген белдерәләр. Фатир хуҗалары ризалашмаса, кыска ялганыш, янгын белән куркыталар. 12 мең сум һәм аннан да кыйммәт бәягә электр җиһазлары сатып алырга тәкъдим итәләр. 

Энергетиклар ышанмаска, сак булырга чакыра. Фатирга билгесез «белгеч»ләрне кертер алдыннан идарә итү компаниясенә шалтыратып тикшерергә киңәш итә. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев