Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда быел кайсы урында корбан чалачаклар?

Бәйрәмгә әзерлек башланды.

Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә. Быел бәйрәм 6 июньгә туры килә. Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм өч көн дәвам итәчәк. Чаллыда корбан чалу урыны итеп, узган елдагыча, Сидоровка бистәсендәге элеккеге ит комбинаты янындагы мәйдан сайланды.  

ТР мөфтиятенең Казыйлар шурасы һәм Голамәләр шурасының бердәм карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 53 мең сум дип билгеләнде. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 53 мең сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев