Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда чәчәкләр павильонын сүттеләр

Сәбәбе нидә?

Тынычлык проспектында, Эчке эшләр идарәсе тукталышы янында урнашкан «Планета цветов» павильонын сүттеләр. Бу хакта Үзәк район администрациясе хәбәр итте. 

«Эшләр башкарма комитетның 7379 номерлы карары нигезендә башкарылды. Законсыз урнаштырылган объектларны ачыклап, җимерү эше бара», – дип белдерделәр. 

Чаллы тукталышларында законсыз төзелгән күп кенә объектлар юк ителде. Вахитов проспектында «Теремок» кибете һәм Мәктәп тукталышында «Нур» киоскы  җимерелде. 3 ел элек «Райисполком» тукталышында «Донер» кафесы, «Между булок», “Вкусно house” һәм Li & Li чәчәкләр бутигы сүтелде. Бу хакта монда язган идек. 

Фотолар Үзәк район администрациясеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев