Чаллыда эскәмиядә утыручы янып үлә язды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда эскәмиядә утыручы янып үлә язды

Янындагы шешәдәше ярдәм итмәде.

47 комплекста эскәмиядә утыручы ир-атка ут капты. Бу вакытта ул тәмәке тарткан була, күрәсең. Әлеге момент домофон видеокамерасына эләгә. Өс киеме дөрләп яна башлаган ир-атка үтеп баручы машина хуҗасы туктап ярдәм итә. Ул янгынны япма белән сүндерә. Ир-ат янында утырган шешәдәше, киресенчә, янгын чыккач тизрәк качу ягын карый. 

Зыян күргән ир-атны хастаханәгә озаталар. Хәзер ул авыр хәлдә реанимация бүлегендә. Табиблар аның гомере өчен көрәшә. Фаҗига сәбәпләре ачыклана. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев