Чаллыда йөк машиналарын «Страж» комплексы күзәтә
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда йөк машиналарын «Страж» комплексы күзәтә

Аның ярдәмендә 9 млн сумнан артык штраф салынган.

Чаллыда чәчелә торган йөкне өстен япмыйча ташучы һәм чүп-чарны тиешсез урынга түгүчеләрне «Страж» комплексы ярдәмендә ачыклыйлар. Ел башыннан әлеге җайланма ярдәмендә 198 кагыйдә бозучы тотылды. Октябрьдә тагын 7 «Страж» комплексы урнаштырылды.

Кагыйдәләрне бозучыларга 9,3 млн сум штраф салынды. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев: «Шундый комплекс куябыз», –  дигән идек. Сүзебездә тордык. Шәһәрдә бу өлкәдә тәртип булачак. Зинһар өчен дип ялынып кына калмыйбыз, кагыйдә бозучыларга карата административ чаралар да кулланабыз. Шәһәрне пычратучыларга автомат рәвештә штрафлар килә», – диде. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


штраф Чаллы мэры Җайланма

Нет комментариев