Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда йорт ишегалларын тәртипкә китерә башладылар

Шәһәрдә «Безнең ишегалды» программасы старт алды.

13 һәм 59 комплексларга техника һәм эшчеләр керде. «Безнең ишегалды» программасы кысаларында йорт яны территорияләре төзекләндерелә. Хәзерге вакытта 6 йорт ишегалдын тәртипкә китерәләр. Җәяүле юлларын яңартып ясыйлар, балалар мәйданчыгын үзгәртәләр, һ.б. Эшләрне «Камавтодор» подряд оешмасы башкара. 

«Максатыбыз – халык теләкләрен исәпкә алып эшләү. Хәзер булган сорауларны хәл итәбез», – ди Автозавод районы башлыгы Эдуард Фәттәхов. 

Исегезгә төшерәбез, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында Чаллыда быел 32 йорт төзекләндереләчәк. Әлеге программа ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан булдырылды. Максаты - 2014 елга кадәр төзелгән йорт яны территорияләрен тәртипкә китерү. Программа кысаларында юллар ясала, машина кую урыннары зурайтыла, яңа эскәмияләр, чүп савытлары, яктырткычлар урнаштырыла. Балалар мәйданчыгы да ясыйлар. Чаллыда 4 ел эчендә 420дән артык ишегалды тәртипкә китерелде. Программа кысаларында ремонтланачак йорт ишегаллары исемлеге монда язылган.  

Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев