Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Безнең ишегалды» программасы буенча җыелышлар үтә башлаячак

Очрашуларда йортта яшәүчеләрнең тәкъдимнәрен тыңлаячаклар.

Кар эрү белән төзүчеләр йорт яннарын тәртипкә китерә башларга әзерләнә. Быел "Безнең ишегалды" программасы кысаларында барлыгы 71 ишегалды төзекләндереләчәк. Аларның исемлеге узган ел ук игълан ителде. 

28 марттан йортта яшәүчеләр белән очрашулар үткәрелә башлаячак. Җыелышларга Үзәк, Автозавод һәм Комсомол районнары башлыклары, ТОС рәисләре, идарә итү компания җитәкчелеге һәм проект авторлары киләчәк. Алар башкарылачак эшләр турында сөйләячәк. Проектны уртага салып сөйләшәчәкләр. Биредә халык тәкъдинәрен һәм киңәшләрен дә тыңлаячаклар. 

Исегезгә төшерәбез, "Безнең ишегалды" программасы 2019 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан булдырылды. Максаты бер - 2014 елга кадәр төзелгән йорт яны территорияләрен тәртипкә китерү. Программа кысаларында юллар ясала, машина кую урыннары зурайтыла, яңа эскәмияләр, чүп савытлары, яктырткычлар урнаштырыла. Балалар мәйданчыгы да ясыйлар. Чаллыда 4 ел эчендә 420дән артык ишегалды тәртипкә китерелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев