Чаллыда исерек килеш руль артына утырган ир-атны тоткарладылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда исерек килеш руль артына утырган ир-атны тоткарладылар

Хокук бозучыны полиция бүлегенә китерделәр.

Чаллыда төнге унберләр тирәсендә исерек хәлдәге руль артына утырган шофер «Фольксваген» автомобилендә  Октябрьнең 60 еллыгы исемендәге бульварда йөргән. Аны Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре туктаткан. 39 яшьлек ир-атның исерек булуы ачыкланган әмма ул медицина тикшерүеннән баш тарткан.

Аңа карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.26 маддәсенең 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Автомобиль махсус стоянкага урнаштырылган.

Быелның март аенда аңа инде мировой судья тарафыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 3 өлеше буенча 11 тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә җәза бирелгән иде. Кабат хокук бозган өчен ир-атны «Электротехник» полиция бүлегенә китергәннәр.
 


исерек машина йөртүче ГАИ ПДД

Нет комментариев