Чаллыда «Куркынычсыз шәһәр» программасына 45 млн сум акча бүлеп бирелә
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Куркынычсыз шәһәр» программасына 45 млн сум акча бүлеп бирелә

«Куркынычсыз шәһәр» программасы расланды.

Аны гамәлгә ашыруга өч ел дәвамында якынча 45 млн сум акча бүлеп бирү фаразлана. Документта күрсәтелгәнчә, акча шәһәр территориясендә һәм җәмәгать урыннарында тәртипне, куркынычсызлыкны контрольдә тотуга юнәлдереләчәк. Шулай ук күпфатирлы йортлар территорияләрендә видеокүзәтү системасын арттыру, җәмәгать урыннарындагы видеокамераларга хезмәт күрсәтү һәм башка эшләр каралган.
 


куркынычсыз

Нет комментариев