Чаллыда кыз баладан колготки сораган ир-атны эзлиләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кыз баладан колготки сораган ир-атны эзлиләр

«Барысын да җентекләп тикшерәчәкбез», - ди хокук сакчылары.

Чаллыда кыз баладан 1 мең сумга колготкиен сораган ир-атны эзлиләр. Бу эш белән Автозавод полиция бүлеге шөгыльләнә.

"Инцидент, чыннан да, Чаллыда булганмы, әллә башка шәһәрдәме - тикшерергә кирәк. Кем бу ир-ат, кайда эшли, кыз баланың колготкие аңа ник кирәк булган - барысын да җентекләп тикшерәчәкбез", - дип белдерделәр Эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәтендә.

40 яшьләр тирәсе ир-атның белдерү беркетүче кызга бәйләнүе турында монда язган идек.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев