Чаллыда  «Орион» яшьләр үзәгенә директор куйдылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Орион» яшьләр үзәгенә директор куйдылар

Кем ул?

«Орион» яшьләр үзәге директоры итеп Вячеслав Ворошилов билгеләнде. Ул үзенең хезмәт юлын нәкъ менә әлеге яшьләр үзәгендә 2004 елда башлаган һәм 11 ел дәвамында төрле вазыйфаларда эшләгән. 

Вячеслав Николаевич Ворошилов 1984 елда Чаллы шәһәрендә туган. 2021 елда ул «ТИСБИ» идарә итү университетын «Икътисад» юнәлеше буенча тәмамлаган, шулай ук «Дәүләт һәм муниципаль идарә» программасы буенча өстәмә һөнәри әзерлек узган.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Вячеслав Ворошиловны шәһәр мэрының, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән берничә тапкыр билгеләп үттеләр. Вячеслав Ворошилов WorldSkills, «Яшь профессионаллар» бәйгесендә «Тавыш режиссурасы» номинациясендә чемпионнар тәрбияләгән. Грант бәйгеләрендә җиңүчеләрнең остазы булып тора.
 


яңа җитәкче яшьләр үзәкләре

Нет комментариев