Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Орловская урамында юл ачылды

Биредә капиталь ремонт ясалды.

Чаллыда тантаналы төстә Орловская урамы ачылды. Чарада мэр Наил Мәһдиев, башкарма комитет идарәләре башлыклары катнашты. 

"Без кешеләрнең мөрәҗәгатьләрен җавапсыз калдырмыйбыз, Орловская урамындагы кебек квартал эчләрендәге юлларны да ремонтлыйбыз. Монда транспорт кына түгел, кешеләр дә йөри. Алар - барысы да Чаллы кешеләре. Без аларга уңайлыклар тудырабыз", - диде Наил Мәһдиев.

Биредә 2,23 км юл яңартылды: юл кырыйлары ремонтланды, яңа борылышлар, җәяүлеләр юлы барлыкка килде. Юл хәрәкәте билгеләре, коймалар куелды, яңгыр коесы төзәтелде. 

Барлык эшләр "Тормыш өчен инфраструктура" милли проекты кысаларында башкарылды.

Чаллы мэры "Волга-Автодор" компаниясе хезмәткәрләренә рәхмәт әйтте, аеруча тырышларына Рәхмәт хатлары тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, бу атнада капиталь ремонттан соң ЗЯБ бистәсендәге Маршал Жуков урамы ачылды.

Фотолар хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт Чаллы мэры Юллар ремонтлау