Чаллыда Рауза Иванованың юбилей күргәзмәсе ачылды. Фоторепортаж
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Рауза Иванованың юбилей күргәзмәсе ачылды. Фоторепортаж

Экспозициядә рәссамның хезмәтләре урын алды.

Шәһәребезнең картиналар галереясенең зур залында Россия һәм Татарстанның рәссамнар берлеге әгъзасы Рауза Иванованың шәхси күргәзмәсенең тантаналы ачылышы булды. Күргәзмә аның 70 яшьлек юбилеена багышланды. Экспозициядә рәсем һәм графика әсәрләре, шулай ук авторның милли костюмнары тәкъдим ителгән.

Рауза Габдрәхим кызы иҗади эшчәнлекне актив алып бара һәм педагогик даирәдә лаеклы абруй казанды. 45 ел дәвамында ул балалар укыта. Аның шәкертләре –  1 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе укучылары, студентлар, ә хәзерге вакытта Өлкәннәр университетының «Көмеш пумала» төркеменә йөрүчеләр. 

Күргәзмәне ачу җылы атмосферада узды. Картиналар галереясе директоры Илсөя Заһидуллина аңа мәдәният идарәсенең Рәхмәт хатын тапшырды. Татарстанның  халык рәссамы Мөдәррис Мингазов изге теләкләрен җиткерде һәм Татарстан  Рәссамнар берлегенең котлау хатын тапшырды. Котлау сүзләрен шулай ук хезмәттәшләре Мәдияр Хазиев һәм Хания Гәрәева да җиткерде.
 


юбилей Картиналар галереясы Рәссамнар

Нет комментариев